Семинар для режиссеров татарских самодеятельных театров в г.Казани.

Семинар для режиссеров татарских самодеятельных театров в г.Казани.
Фото: tatar-penza.ru

20-23 мартта 2018 елда Казанда Бөтенроссия үзешчән татар театрларының режиссерлар семинары үтте. Семинарның темасы итеп «Постановочная работа и новые методики современной режиссуры” итеп билгеләнде. Әлеге семинарда Россияның 16 регионыннан 33 кеше катнашты. Миңа, Татарстаннан читтә яшәүче, Пенза өлкәсе режиссеры буларак, бу кадәр төрле регионнардан катнашучы күңелемдә татар театры яши, аның киләчәге бар дигән якты өмет уятты.

Әлеге семинарны оештыручылар бик кызыклы hәм кирәкле, эчтәлекле hәм мөhим очрашулар безнең өчен үткәрде.

Семинарның беренче көнендә без Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган Галиаскар Камал театры артисты Ильдар Зиннурович Хайруллин белән очраштык. Ул безнең белән үзенең фикерләрен уртаклашты. Аның әйтүенчә, беренчедән, режиссер  иң элек идея белән янарга тиеш, шул идея белән коллективын рухландырырга тиеш. Икенчедән, элеге идея бүгенге көндә актуаль булырга тиеш, hәм коллектив элеге идеяны ачарлык, уйнарлык дәрәҗәдә булырга тиеш.

Семинарның икенче көнендә безнең алныбызда Казан дәүләт мәдәният институты доценты, Казан театр училищесының укытучысы, Казан дәуләт әкият курчак театры режиссеры Россияның hәм Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Дьяченко Людмила Александровна чыгыш ясады. Миңа курчак театры режиссеры буларак балалар белән эшләүче , аның чыгышы бик нык тәэхир итте. Мин үземә бик күп яңалыклар алдым, бик күп шактый үзем өчен ачышлар ясадым. Эмма ләкин миңа мастер-класс җитмәде, мәсәлән курчаклар белән эшләү.

Шулай ук Г.Камалның әдәби-драма бүлеге мадире, Д.Сиразиев исемендәге театр премиясы лауреаты Игламов Нияз Рауфович чыгышы минем күңелемдә тирән эз калдырды. Бүгенге көндә безнең алдыбызда мөhим мәсьәлләләр торган вакытта, тел мәсвәләсе, гөреф-гадятләребезне саклап калу әдәбият, драма әсерләре халыкка өлге булырга тиеш. Алар тормыш куйган сорауларга җавап бирергә тиеш. Әлеге күп мәглүмат арасыннан үзеңә кирәклесен, дөресен табып алу бик кыен. Ә Игламов Нияз Рауфович безгә бу өлкәдә ярдәм кулын сузды. Үзенең купсанлы мәглүматләре белән уртаклашырга ышандырды.

Казан милли мәдәни үзәгендә безнең өчен бик матур, эчтәлекле китаплар күргезмәсе оештырылган иде. Татарстан Республикасының милли китапханәсе оештырган әлеге күргәзмә бик урынлы иде. Андагы китаплар, пьесалар безгә бик кирәкле hәм мөhим. Шул ук көнне без татар драматурглары белән очраштык. Бу очрашу ачык диалог формасында узды. Драматургларга бирелгән сораулар арасында түбәндәгеләр аерым урын алып торды.

  1. Татар театрының киләчәге бармы?
  2. Яшь буын режиссерлар үзләрен хазерге вакытка туры китереп, яңа алымнар кулланып татар театрын бозмасмы, юкка чыгармасмы? Мәсәлән, эшәке сүзләр, җенси мөнәсәбәтләргә өстенлек бирү.

Минем күңелемдә иң тирән әз калдыручы, рухландыручы булып яшь буын режиссеры Казанның ТЮЗ режиссеры Имамутдинов Туфан Рифович булды. Ул безне театрга яшь тамашачыны нинди ысуллар белән алып килү мөмкинлекләре турында таныштырды.

Киләчәктә безнең тәкъдимнәребез.

  1. Беренче,без үзәшчән театр булалак, үзебез өчен иң, үз ихтыярларыбызны, мәнсягатьләре – безне кайгыртып яшәргә тиеш түгел, ә халык өчен, телебезне, гөреф-гадятләребезне саклап калучы бер алга этергеч агым булырга тиеш. Спектакль көн үзәгендәге мәсәләләрне яктыртырга тиеш, тамашачы күңелендә тирән әз калдырырга тиеш. Моның өчен киләчәктә безнең өчен тулы мастер-класслар оештырылса бик эйбәт булыр иде.

1.Сәхнә сөйләме.

2.Сәхнәдә үз-үзеңне тоту

3.Декорациялар белән эшляү

4.Бер пьесаны тулаем алып, җентекләп өйрәтүчеләр белән эшләү.

 
По теме
Фото: https://penza-gorod.ru/ - Penza-Post.Ru Рабочая группа Ленинского района 27 марта 2024 года совершила обходы домов, расположенных по улицам Калинина, Гоголя, Лебедевской, Пески и Тельмана, с целью проведения с семьями «группы риска» профилактических работ.
Penza-Post.Ru
Акция «Защити себя от туберкулеза». - Пензенский район Волонтеры культуры с. Ленино провели акцию «Защити себя от туберкулеза». Основной целью акции является привлечение внимания к проблемам туберкулеза, информирование об опасности заражения туберкулезом,
Пензенский район
Студенческий театр ПГУ «Кириллица» представит премьеру спектакля «Мой сумасшедший папа» - Министерство культуры Премьера спектакля состоится 30 марта на сцене Дома офицеров. Пьесу для коллектива на основе одноимённой повести написала Ирина Андрианова, член Союза писателей и Союза журналистов России,
Министерство культуры