2018 нче елның 26 мартында Казан шәһәренең В.А. Григорьев исемендәге 81 номерлы рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Татарстан Республикасы тарафыннан оештырылган Каюм Насыйри исемендәге XVI регионара яшүсмерләрнең фәнни-тикшеренү укулары үтеп китте.
Безнең өлкәбездән әлеге чарада Татар Кынадысы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Сайфуллина Алсу Фәрит кызы катнашты (фәнни җитәкчесе Юмакаева Венера Абдулкадыйр кызы). Аның тикшеренү эшенә заочный этапта эксперт комиссиясе тарафыннан уңай бәя бирелде, Казанда «Туган як. Үз илеңне танып белү» секциясендә (Секция җитәкчеләре: Хусаинов Заудет Абдуллович, педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры; Каримуллина Айсылу Рафаэлевна, студентка V курса Института экономики, управления и финансов КФУ) чыгыш ясап, Алсу 29 катнашучы арасыннан 1 нче урынны яулап кайтты. Афәрин! Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
Министерством образования и науки Республики Татарстан 26 марта 2018 года в Казани были проведены XVI Межрегиональные юношеские научно-исследовательские чтения имени Каюма Насыйри, которые состоялись в МБОУ «Русско-татарская средняя общеобразовательная школа №81 с углубленным изучением отдельных предметов имени В.А. Григорьева» Кировского района г. Казани.
Нашу губернию достойно представила ученица 11 класса МБОУ СОШ с. Татарский Канадей Кузнецкого района Сайфуллина Алсу Фаритовна, научный руководитель – учитель татарского языка и литературы Юмакаева Венера Абдулкадировна. Исследовательская работа Алсу по краеведению получила положительные рецензии экспертной комиссии на заочном этапе и она была приглашена на очный тур, где стала дипломантом I степени среди 29 участников секции «Туган як. Үз илеңне танып белү» («Краеведение»).